+17 °С
Болытлы
Балыкны чистартып, уртача зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз һәм пыяла савытка тезәбез. Өстенә табада бераз кыздырып алынган кишер һәм суган җәябез. Ә аннары соус агызабыз.
Соус болай әзерләнә: савытка бераз су, майонез, кибет каймагы, тәмләткечләр, яшел үләннәр салып, туглыйбыз. Шул соусны балык өстенә агызабыз.
Савытның өстен фольга белән каплап, 45-50 минутка кызган духовкада пешерәбез.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото:ribolovrus.ru