+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 гыйнвар 2023, 16:10

Самса

Туклыклы да, тәмле дә булган әлеге камыр ризыгын әзерлибезме, әниләр?

Самса
Самса

Камыр өчен кирәк: 250 мл жылымса су, 1 чәй калагы тоз, 500 грамм он алабыз. Камырны майлар өчен эретелгән акмай кирәк булачак.

Барлык ингредиентларны кушып, тыгыз камыр басабыз. 20-30 минут ял итттерәбез. Аннары камырны токмач җәймәсе кебек юка итеп жәябез һәм өстенә эретелгән акмай сөртәбез. Хәзер җәймәне рулет итеп төрәбез һәм ярты сәгать суыткычта тотабыз.

Шул арада эчлек әзерләп куябыз. Ул болай ясала: 500 грамм фарш (вак итеп туралган сыер, тавык яисә сарык ите белән аеруча тәмле була) һәм күп итеп суган, тәменчә тоз, борыч салабыз. 

Камырны вак кына кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр җәябез. Эчлек салып, өчпочмак рәвешендә самсалар ясыйбыз. Аннары йомырка сарысы сөртеп, өстенә көнҗет сибәбез.

35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: photorecept.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: