Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 гыйнвар 2023, 11:25

Тәмле чебурек

Сөтләп ясалган чәй белән ул бик тәмле булачак.

Тәмле чебурек
Тәмле чебурек

Камыр өчен кирәк: 1 йомырка, 200 миллитр су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы аш серкәсе, тоз, он.

Эчлек өчен алабыз: 400 грамм фарш, 2 баш суган, 3-5 аш кашыгы су, ярты чәй калагы тоз, борыч.

Барлык ингредиентларны салып, камыр басабыз һәм 30 минут ял иттерәбез. Камырдан түгәрәкләр җәябез. Түгәрәкнең яртысына артык калын итми генә фарш салабыз. Икенче яртысын эчлек өстенә кайтарып ябабыз, читләрен ябыштырабыз. Чәнечке белән матур итеп бастырып чыгарга да мөмкин.  

Төбе калын кәстрүлгә яки табага якынча 2-3 сантиметр үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Май кызгач, чебурекларны салып, бер ягы алсуланганчы тотабыз. Аннары икенче ягына әйләндерәбез. Әзер чебурекларны майдан алгач, кәгазь тастымалга тезә барабыз.

Кайнар килеш табынга чыгарган чебуреклар кетердәп торачак. 

Тәмле булсын, дуслар!

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: