Камыр өчен кирәк булачак: 200 грамм акмай яисә маргарин, 150-200 грамм шикәр комы, 4 йомырка, ванилин яисә кыргычтан уылган лимон кабыгы, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 1,5-2 аш кашыгы какао.
Йомшартылган акмайны шикәр комы белән туглыйбыз, йомыркаларны, ванилин, лимон кабыгы, камыр көпшәкләндергеч кушылган он салып, барысын бергә яхшылап бутыйбыз. Камырның яртысын икенче савытка бүлеп алабыз, 1 аш кашы шикәр комына какао кушып, әлеге массага салабыз.
Форманы майлыйбыз (панировкалау өчен сохари сибәргә дә була) һәм башта ике аш кашыгы “ак” камырны, аннары өстенә ике аш кашыгы какаолысын чиратлаштыра-чиратлаштыра салабыз.
Кекс 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 45-50 минут чамасы пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: i.pinimg.com