-28 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшелчә салаты

Җип-җиңел һәм тиз эшләнә торган берәр ризык ашыйсыгыз килгәндә, әлеге яшелчә салатын ясагыз, дуслар.

Яшелчә салаты
Яшелчә салаты

Салат ясар өчен сезгә кирәк була:

300 грамм кәбестә;

петрушка;

укроп;

1 кыяр;

5 редис;

2-3 кашык кибет каймагы;

тәменчә тоз, борыч;

Кәбестә, кыяр, редисны шакмаклап турагыз. Петрушка, укропны вак итеп турагыз. Барысын бергә савытка салыгыз. Аннары тоз, борыч, кибет каймагы салып бутагыз, 15-20 минутка суыткычка куегыз.

Төрле витаминнарга бай, җиңел, диетик салат әзер. Без аны нибары 10 минутта эшләдек.

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Фото: donatewales.org

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас в