+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
23 март 2023, 19:00

Кичке ашка – мантый!

Аның камырын ясауның үз сере бар.

Кичке ашка – манты!
Кичке ашка – манты!

 Камыр өчен ярты стакан су (100 мл), 3 йомырка, чеметем тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 300-350 грамм он кирәк. Уртача зурлыктагы 15-16 мантый чыга. Гаиләгез зур булса, ингредиентларны ике тапкыр күбрәк салыгыз. 

Савытка салынган онга урталык ясап, шунда йомырка, тоз, үсемлек мае салабыз. Кырыйдан онны акрын гына куша, бутый башлыйбыз. Шунда ук акрынлап кына кайнап суынган су кушабыз. Камырны яхшылап басып бетергәч, ярты сәгать чамасы ял иттерәбез.

Эчлек гадәттәгечә: ит, суган, бәрәңге, тәмләткечләр.

Сез дә ясап карагыз. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: forum.prokuhnyu.ru

 

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: