+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
25 март 2023, 11:35

Кишер торты

Ул телне йотарлык тәмле була!

Кишер торты
Кишер торты

Дуслар, яшелчәдән дә телне йотарлык торт пешереп булла. Әйдәгез, бергәләп сынап карыйбыз!

Кишер торты пешерер өчен 2 уртача зурлыктагы кишер, 1 йомырка, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч, ярты стакан шикәр комы, ¾ стакан он кирәк.
Крем ясар өчен 400 грамм йомшак “сливочный” сыр, 300 грамм сөт өсте (33%), 5 аш кашыгы шикәр пудрасы, чеметем генә ванилин кирәк.

Кишерне вак угычтан уабыз. Йомырканы шикәр комы белән бергә яхшылап болгатабыз. Кишер белән йомырка массасын кушабыз. Онны илибез һәм камыр йомшарткыч белән кушабыз. Аннан катнашмага өстибез. Форманы көнбагыш мае белән майлыйбыз һәм камырны салып, 180-200 градус кызулыкта пешерәбез.
Крем ясар өчен сөт өсте белән сырны болгатабыз, шунда шикәр пудрасы һәм ванилин кушабыз.
Бисквит пешеп чыккач, 2гә яки 3кә бүләбез, араларына крем ягабыз. 5-6 сәгатькә суыткычка куябыз.

Җиләк-җимештән тортны бар кешенең дә ашаганы бар. Ә менә кишер торты бик сирәк пешерелә торган тәмлүшкә. Һәм ул телне йотарлык килеп чыга! Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Автор фотосы.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: