-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
26 март 2023, 14:50

Тәмле шампиньоннар

Болай әзерләнгән гөмбә сусыл һәм бик тәмле була.

Тәмле шампиньоннар
Тәмле шампиньоннар

Кирәкле ингредиентлар:

- эре шампиньоннар - 16 данә;
- пешкән бәрәңге - 3 данә;
- каты сыр - 150 грамм;
- майонез - 3 аш кашыгы;
- сарымсак - 3 тырнак;
- яшел тәмләткечләр;
- тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү барышы:

1. Ингредиентларны барлап куегыз.

2. Бәрәңгене пешерегез һәм вак кыргыч аша үткәрегез.

3. Каты сырны, сарымсакны да вак кыргыч аша чыгарыгыз.

4. Яшел тәмләткеч үләннәрне вак итеп турагыз.

5. Бәрәңге, туралган яшел үләннәр, сыр, сарымсак, тәменчә тоз, борыч, майонезны бергә кушып бутагыз. Бу – эчлек булачак.

6. Гөмбәләрне юыгыз, сак кына аякларын алыгыз. Эшләпәләрен 15 минут чамасы тозлы суда тотыгыз.

7. Хәзер эшләпәләргә эчлекне салып чыгыгыз.

8. Пергамент кәгазь яисә фольга җәелгән формага тезеп, 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешерегез. Әзер булырга 2 минут кала гөмбәләр өстенә бераз сыр салып чыгарга була.

 

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: i.mycdn.me

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: