-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
27 март 2023, 11:45

Йомшак кекс

Балалар белән бергәләп пешерү өчен җиңел генә рецепт.  

Йомшак кекс
Йомшак кекс

Кирәкле ингредиентлар:

маргарин – 100 грамм;

куертылган сөт - 360 грамм;

йомырка – 4 данә;

он  – 250 грамм;

камыр йомшарткыч – 2 чәй калагы;

бер чеметем тоз.

 

Әзерләү барышы:

  1. Тирән савытта йомшартылган маргаринны бер чеметем тоз белән тугылагыз.
  2. Бер-бер артлы йомырка өстәргә, яхшылап тугыларга.
  3. Шушы массага куертылган сөт салыгыз.
  4. Аннары камыр йомшарткыч кушылган он салып, миксер белән үзләнгәнче бутагыз.
  5. Камырны майланган яисә пешекче кәгазе җәелгән формага салыгыз.
  6. Кексны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 45 минут пешерегез.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: ohotamyasa.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: