Барлык яңалыклар

Сырганак чәе

Якыннарны тәмле чәй белән сыйлыйк әле, әниләр.

Сырганак чәе
Сырганак чәе

Кирәкле ингредиентлар:

 - сырганак (туңдырылган яки яңа җыелган) - 150 грамм;

- лимон (әфлисун) - 1 данә;

- кайнатылган су - 600 мл.;

- 2 аш кашыгы  бал.

 Әзерлек барышы:

1.  Сырганакны юып, суын саркытабыз.

2. Блендер яки төйгеч белән измәгә әйләндерәбез. Әгәр дә сез туңдырылган җиләк кулланасыз икән, сырганакны изү өчен бераз кайнар су салыгыз.

3. Чәйнеккә сырганак измәсе, лимон яисә әфлисун телемнәре салабыз һәм кайнар су коябыз. Сырганак җимешләрен бөтен килеш тә бераз салып җибәрәбез. Бәбрия (розмарин) яфраклары салып җибәрсәгез, чәегез тагын да тәмләнер.

4. Чәйне бераз төнәткәннән соң, бал салабыз.

 

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото:kivahan.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: