Кирәкле ингредиентлар:
- 3 йомырка;
- 1 стакан кефир;
- 1 стакан шикәр;
- 2 стакан он;
- ярты чәй калагы тоз;
- 2 аш кашыгы какао
- чеметем сода.
Әзерлек барышы.
1. Шикәр белән йомыркаларны тугылагыз. Аннары кефир, тоз, акрынлап он һәм сода салыгыз.
2. Камырны ике өлешкә бүлегез һәм яртысына какао кушыгыз. Пешерү формасына пергамент җәегез. Үзәккә бер аш кашыгы ак камыр, аннары какаолысын салыгыз. Шулай камыр беткәнче чиратлаштырып сала барыгыз. Аннары теш чистарткыч таякчык белән үзәктән читкә таба сызыклар үткәрегез. Матур рәсем килеп чыгачак.
3. 180гә кадәр кызулатылган духовкада 30 минут пешерегез.
4. Кексны суытыгыз, аннары кисәкләргә бүлеп, табынга чыгарыгыз.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!