+13 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кефирга куелган камыр шәп була!

Яшел суган кыяклары белән йомырка пирожкилары пешерергә уйладыгызмы? Без дә!

Кефирга куелган камыр шәп була!
Кефирга куелган камыр шәп була!

Кирәкле ингредиентлар:

- 100 мл сөт;

- 1 йомырка;

- 2-4 аш кашыгы шикәр;

- 5 грамм коры чүпрә;

- 200 мл кефир;

 - ярты чәй калагы сода;

- 600 грамм он;

- 70 грамм акмай.

 

Әзерләү барышы:

1. Кечкенә савытта иң элек камыр башы ясагыз. Җылы сөт, бер кашык шикәр һәм чүпрә салып бутагыз, өстен каплап, җылы урынга алып куегыз. 2. Кефирны бераз җылытыгыз. Сода, йомырка һәм 1-3 кашык шикәр кушып, яхшылап бутагыз.

2. Камыр башы кабаргач, аны кефирга салыгыз, бутагыз.

3. Шушы массага эретелгән акмай һәм он салып камыр басыгыз.

4. Аннары камырны бер сәгатьләп ял иттерегез.

Мондый камырдан әзерләнгән җиләк-җимеш, повидло, кәбестә, яшел суган кыяклары белән йомырка пироглары аеруча тәмле була.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: