+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кичке чәйгә тәмле кекс әзерлик

Дус-туганнар җыелганда әзерләр өчен менә дигән рецепт бу!

Кичке чәйгә тәмле кекс әзерлик
Кичке чәйгә тәмле кекс әзерлик

Кирәкле ингредиентлар:

- кишер – 250 грамм;

- он – 250-300 грамм;

- шикәр – 200 грамм;

- ванилин – 1 кап;

- йомырка – 4 данә;

- үсемлек мае –   180 мл.;

 - сода (аш серкәсе белән сүндерелгән) – ярты чәй калагы;

Әзерләү барышы:

 Кишерне вак кыргыч аша чыгарыгыз. Шикәр, йомыркаларны бергә тугылагыз. Кишер, май, сода һәм акрынлап он кушып, барысын бергә яхшылып бутагыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аны пергамент кәгазь җәелгән яисә майланган формага салыгыз.

180 градуска кадәр кызулатылган духовкага куегыз һәм 40 минут пешерегез.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: ТГ каналыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: