Барлык яңалыклар

Умачлы кычыткан ашы

Аны май аенда өч тапкыр пешереп ашасаң, файдасы ел буена җитә, ди дәү әниләр.

Умачлы кычыткан ашы
Умачлы кычыткан ашы

Умачлы кычыткан ашы әзерләү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк:

 - ит шулпасы;

 - 200 грамм кычыткан;

- 1 кишер;

- 1 баш суган;

- 2 бәрәңге;

- 20 грамм каймак;

- тоз, борыч.

Иң элек яшь кычытканны салкын суда яхшылап юалар. Аннары кайнап торган суга салып, пешеклиләр. Кайнар судан алып, өстенә салкын су агызалар. Суы сарыккач, вак итеп турыйлар.

Шулпага телемләп туралган бәрәңге, кишер, суган, әзерләп куйган кычытканны өстәп, ашны өлгертәләр.

Аш пешеп чыгар алдыннан умач салып, тагын 3-4 минут кайнатырга кирәк. Умач ясау өчен ике йомырка сарысын он белән болгатыгыз.

Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә яшел суган һәм петрушка сибәләр, каймак салалар.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: