+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакчагызда рәваҗ үсәме?

Витаминнарга бай бу үсемлектән бик тәмле дөге запеканкасы әзерләп була.

Бакчагызда рәваҗ үсәме?
Бакчагызда рәваҗ үсәме?

Рәваҗ (ревень) – салкынга чыдам, күләгәдә дә үсүче, дым яратучан үсемлек. Бер урында 10-15 ел үсә. Ашамлыкка 30-70 сантиметр озынлыгындагы үзәк сабагын һәм  яфрак сапларын файдаланалар. Рәваҗдән кесәл, компот, джем, кайнатма, квас, пирог эчлекләре кебек татлы ризыклар һәм эчемлекләр әзерлиләр. Бу үзенчәлекле үсемлекнең яфрак сапларында ашамлыкларга әчкелтем тәм бирә торган алма һәм лимон кислоталары,  минераль тозлар, витаминнар бар.

 

Рәваҗ кушылган дөге запеканкасы

Рәваҗ сабагының юка гына кабыгын чистартып, шакмаклап турыйлар. Дөге боткасы пешерәләр, суынгач, чи йомырка һәм рәваҗны кушалар да барысын бергә яхшылап бутыйлар. Әлеге ботканы төбенә сохари сибелгән табага салгач, өстен каймак һәм йомырка катнашмасы белән майлыйлар. Кызу мичтә өсте кызарганчы пешерәләр. Запеканканы табынга татлы соус яисә каймак белән бирәләр.

Моның өчен: 200 грамм дөге, 80 грамм рәваҗ, 200 грамм сөт, 40 грамм шикәр, бер йомырка, 40 грамм атланмай, сохари, каймак, татлы соус кирәк. Тәмле булсын!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: