Барлык яңалыклар

Иң тәмлесе — эремчекле урама!

Ялларда чәй янына бик тәмле камыр ризыгы пешерик әле, дуслар.

Иң тәмлесе — эремчекле урама!
Иң тәмлесе — эремчекле урама!

Кабарып пешкән бу эремчек урамасы өйдәгеләрне сыйларга да, кунаклар өчен дә бик шәп булачак.

Ул йомшак та, тәмле дә һәм бик матур да килеп чыга. Чәй янына иң тәмле камыр ризыкларының берсе ул, дисәк, һич тә ялгышмабыз.

Мондый урама камыры өчен: 350 грамм он, бер чәй калагы коры чүпрә, 100 грамм сөт, ике аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм акмай, өч аш кашыгы каймак, ярты чәй калагы тоз кирәк булачак.

Эчлек өчен 500 грамм эремчек, бер йомырка, 100 грамм шикәр комы алына. Пешкән урамаларның өстенә ягар өчен 100 грамм каймак, бер аш кашыгы шикәр комы кирәк.

Җылы сөткә коры чүпрәне, бер чәй калагы шикәр комы, 3-4 калак он кушып, 30-40 минутка кабартырга куябыз. Камырга дигән онны илибез, тоз һәм шикәр комы кушып бутыйбыз. Шул катнашмага бераз йомшарган майны һәм каймакны кушып кул белән эре валчыкларга уабыз. Шуңа кабарган чүпрәне салып камыр басабыз. Ул артык каты да, бик йомшак та булмасын. Камырның өстен каплап, 10-15 минут ял иттерәбез. Аннан янә яхшылап басабыз, камыр кулга ябышмаска тиеш. Әзер камырның өстен каплап, җылы урынга кабарырга алып куябыз. Бераздан ул кабарып менгәч, тагын бер тапкыр басып төшерәбез.

Камырны юка гына җәябез дә өстенә шикәр һәм йомырка кушып уылган эремчекне ягабыз. Шуннан камырны рулет итеп төрәбез. Рулетны бертигез вак кисәкләргә бүләбез һәм пергамент җәелгән табага тезә барабыз. Шуннан өстен каплап, бераз кабарганын көтәбез. Кызу мичкә куярга 5 минут кала кабарган урамаларның өстенә туглаган йомырка сөртәбез. 180-200 градуслы мичтә өсте кызарганчы пешерәбез. Мичтән алгач та кабарып пешкән эремчекле урамалар өстенә каймак ягабыз. Хәзер инде аларның өстенә пергамент кәгазь каплап, бераз тотарга туры киләчәк.

Өйгә хуш исе таралган тәмлекәчләр телне йотарлык тәмле була. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: