+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар пицца ярата

Тиз һәм җиңел әзерләнә торган рецептны үзегезгә дә саклап куегыз.  

Балалар пицца ярата
Балалар пицца ярата

Камыр өчен кирәк:
130 мл җылымса су;
1 чәй калагы коры чүпрә;
ярты чәй  калагы тоз;
1 аш кашыгы көнбагыш яисә зәйтүн мае
200 гр он
1 чәй калагы шикәр комы.

Эчлек өчен кирәк:
пешкән тавык ите;
помидор;

шампиньон;

яшел тәмләткечләр;
каты сыр;
1,5 аш кашыгы томат пастасы.

Әзерләү барышы:

Зур савыт алыгыз. Аңа 150 грамм он салыгыз. Онны иләү камырны йомшаграк итәчәк.

Онга барлык коры ингредиентларны кушыгыз – шикәр, тоз һәм коры чүпрә. Аларны яхшылап бутагыз. Он өстенә җылымса су алыгыз. Ул 38°С тирәсе булырга тиеш. Үсемлек мае кушыгыз. Калган онны өсти барып, каты итми генә камыр басыгыз. Аннары өстен каплап, җылы урынга берәр сәгатькә алып куегыз.

Күтәрелгән камырны майланган табага юка итеп җәегез. Өстенә томат пастасы сөртегез, туралган тавык ите, помидор, телемләп туралган шампиньон, яшел тәмләткечләр салабыз һәм кыргычтан үткәрелгән сыр сибәбез.

Пицца 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20-25 минут тирәсе пешә.

 

Тәмле булсын!

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: