Ингредиентлардан сезгә 200 грамм он, 1 йомырка, 75 грамм акмай, 1 чәй калагы ванил шикәре, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч, 100 грамм шоколад кирәк булачак.
Йомшартылган майны йомырка, шикәр һәм ванил шикәре белән кушыгыз, яхшылап бутагыз. Он белән камыр йомшарткычны кушыгыз. Ике массаны тоташтырыгыз һәм камыр басыгыз. Шоколадны ваклап яисә кыргыч аша чыгарып камырга өстәгез.
Бераз гына дымлы куллар белән шарлар формалаштырыгыз, аларны табага тезегез. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 минут пешерегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: freepik.com.