Манный боткасын яратмаган кеше аздыр, мөгаен. Бу ярмада витаминнар башка ярмаларга караганда азрак. Әмма ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны балаларга, ашказаны һәм эчәк авырулары белән чирләгән кешеләргә ашарга киңәш ителә.
Сөткә генә, тәмле итеп, төерсез ботка әзерләү өчен кирәк:
Манный ярмасы – 7-8 чәй калагы;
Сөт – 400 грамм;
Шикәр – 4 чәй калагы;
Тоз – ярты чәй калагы яисә тәменчә;
Акмай – 25 грамм.
Әзерләү барышы:
Калын төпле кәстрүлгә салкын сөт салыгыз. Аннары манный ярмасын салып, яхшылап бутагыз һәм 15-20 минутка алып куегыз. Манный бүртеп китәчәк.
Пешер алдыннан бутагыз һәм талгын утка куегыз, тоз, шикәр өстәгез. Кайнап чыккач, бутый-бутый 6 минут тирәсе пешерегез.
Уттан алгач, май салыгыз һәм яхшылап бутап алыгыз.
Болай әзерләнгән манный боткасы сыек кына, йомшак һәм тәмле булачак.
Фото: photorecept.ru