+13 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Бәрәңге” пирожные

Дуслар, әйдәгез, чәйгә тиз генә тәмлекәч әзерлибез!

“Бәрәңге” пирожные
“Бәрәңге” пирожные

“Бәрәңге” пирожные әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар:

- классик печенье – 200 грамм;

- акмай –  90 грамм;

 - какао –  3 аш кашыгы;

- куертылган сөт (вареная сгущенка) – 1 банка.

Бизәү өчен:

2-3 аш кашыгы какао.

Әзерләү барышы:

Печеньены уклау яисә блендер белән ваклагыз.

1. Аңа какао, йомшартылган акмай һәм куертылган сөт кушыгыз.

2. Барысын бергә бутагыз һәм шул массадан кул белән бәрәңге формасында пирожныйлар әвәләгез.

3. Һәрбер пирожныйны какаода әвәләгез, үзегез теләгәнчә бизәгез һәм 2 сәгатькә суыткычка алып куегыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: