+17 °С
Болытлы
Ингредиентлар: 2-3 помидор, 500 грамм тавык ите, 150 грамм каты сыр, бер банка консервланган кызыл фасоль, яшел салат, сохари, майонез.
Иң беренче чиратта тавык ите белән эш итәбез. Итне юарга, тиресен һәм артык майларын алырга, эре кисәкләргә турарга кирәк. Аннары табаны кыздырырга һәм тавык итен салып, ике ягын да кыздырып алырга. Помидор белән салатны вак итеп турарга. Каты сырны угычтан үткәрергә. Бар ингредиентларны да бергә кушып, аларга сохари, фасоль, майонез кушып бутарга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: salatolive.ru