-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мангалда әзерләнгән шампиньоннар тел йотарлык тәмле була!

Учакта ит кыздырганда, гөмбә дә кыстырып җибәрегез.

Мангалда әзерләнгән шампиньоннар тел йотарлык тәмле була!
Мангалда әзерләнгән шампиньоннар тел йотарлык тәмле була!

Ингредиентлар:

- акмай - 100 гр;

 - шампиньоннар 1 кг;

- сарымсак - 5 тырнак;

- кибет каймагы - 100 гр;

- паприка, кориандр, тоз, борыч.

Әзерләү барышы:

 

1. Майны микродулкынлы яки су мунчасында эретегез. Сарымсакны пресс аша үткәрегез.

2. Май, каймак, сарымсак, паприка, кориандр, тоз һәм борычны бергә кушып, бутагыз.

3. Гөмбәләрне шул соуска салыгыз һәм яхшылап бутап, 2 сәгатькә суыткычка куегыз.

4. Аннан соң 15-20 минутка янә бүлмә температурасында калдырыгыз.

5. Гөмбәләрне шампурларга кидерегез яки рәшәткәгә тезегез. Учакта әйләндерә-әйләндерә 15-20 минут кыздырыгыз.

Тәмле булсын!

 

Фото: veglifefood.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: