+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Зелпе җимешен мул итеп салыгыз!

Бу файдалы җимештән пирог аеруча тәмле була.

Зелпе җимешен мул итеп салыгыз!
Зелпе җимешен мул итеп салыгыз!

Бакчада әчкелтем-татлы зелпе (жимолость) җимешләре өлгерде. Бу файдалы җимештән компот, кайнатма кайнатырга, тәмле пироглар пешерергә дә була. Әйдәгез, дуслар, бүген бергәләп зелпе пирогы пешерик әле.

Камыр өчен 200 грамм чамасы он, 50 грамм шикәр комы, 100 грамм йомшартылган акмай, 50 грамм шикәр комы, бер йомырка, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч кирәк.

Эчлеккә 250 грамм эремчек, 300-400 грамм зелпе җимеше, 60 грамм шикәр комы, 50 грамм каймак,  чеметем генә ванилин алына.

Башта камырны әзерлибез. Моның өчен онга камыр йомшарткыч кушып илибез. Бүлмә температурасында торып йомшарган акмайны кисәкләп кушабыз. Он белән майны вак кисәкләргә уабыз.

Шикәр комы һәм йомырка кушып туглыйбыз. Йомшак кына итеп камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Кирәк булса, он кушарга да була.

Камырдан шарчык ясап, азык пленкасына төреп, 30 минутка суыткычка куябыз. Камыр суыткычта "ял иткәндә" эчлек әзерлибез. Зелпе җимешләрен суда яхшылап юабыз һәм киптерергә җәеп куябыз.

Эремчеккә каймак, шикәр комы һәм чеметем генә ванилин кушыгыз. Эчлек өчен йомшак эремчек яхшырак булачак. Әгәр дә эре кисәкле эремчек булса, башта аны иләк аша үткәрегез яки блендерда әйләндереп алыгыз. Эремчекле массаны яхшылап туглыйбыз.

Камырны тирән табага салып, кырыйларын күтәртеп чыгабыз.

Камыр өстенә эремчекле массаны җәеп, янә 10 минутка суыткычка куеп торабыз. Эремчек өстенә мул гына зелпе җимешләре салып, тигез итеп таратабыз.

Пирогны алдан 180°С кадәр җылытылган мичкә куябыз. Аны якынча 30-40 минут пешерәбез.

 

 

Фото: gotovka24.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: