-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мамыктай камыр

Әлеге шәп рецепты үзегезгә саклап куегыз.

Мамыктай камыр
Мамыктай камыр

Камыр кую өчен сезгә түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак: 1 стакан кефир, ярты стакан көнбагыш мае, 11 грамм коры чүпрә, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 3 стакан он.

Иң башта кефирны май белән бутарга кирәк, әз генә җылытып алырга да мөмкин. Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Бутаудан туктамыйча, кефир өстәргә һәм камыр басарга кирәк.

Камырны 30 минутка "ял итәргә" калдырырга кирәк. Әлеге камырдан пирог, пицца һәм башка ризыклар әзерләргә була.

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: