+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәмле соуста пешкән тавык ите

Кичке ашны төрләндерү өчен шәп рецепт.

Тәмле соуста пешкән тавык ите
Тәмле соуста пешкән тавык ите

Кирәкле ингредиентлар:

тавыкның түш ите –  800 грамм;

сарымсак – 4-5 тырнак;

 10 процентлы сөт өсте (сливки) – 150 мл;

тавык өчен тәмләткечләр;

 бөртекле горчица – 1 аш кашыгы;

тоз, борыч – тәменчә.

Әзерләү барышы:

Итне кисәкләргә бүлегез һәм пресс белән изелгән сарымсак, яшел тәмләткечләр, горчица кушыгыз, тоз-борыч сибеп, яхшылап бутагыз. Ит берәр сәгать шулай маринадлансын.

Аннары формага яисә табага тезегез, өстенә сөт өсте агызыгыз һәм алдан кызулатылган духовка куегыз.  Тавык ите 200 градуста 45 минут чамасы пешә. Аны төрле гарнирлар белән табынга бирергә була. 

 

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: twilight-saga.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: