+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эсседә салкын аш ашыйсы килә!

Бүген табын түрендә – окрошка.

Эсседә салкын аш ашыйсы килә!
Эсседә салкын аш ашыйсы килә!

Эсседә күңел кайнар ашка бик тартылмый. Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә!

Кирәк булачак: 300 грамм хәләл колбаса, 3 бәрәңге, 3 йомырка, 2 кыяр, 2-3 редис, кефир, минераль су, яшел суган, укроп, әз генә горчица, тәменчә тоз.

Эш барышы. Пешкән йомыркаларны, колбасаны, бәрәңгене, кыяр һәм редисны шакмаклап, яшел тәмләткеч үләннәрне вак итеп турыйбыз. Аз гына горчица, тәменчә тоз кушабыз. Барысын бергә бутыйбыз.

Аннары кирәкле куелыкта салкын кефир һәм минераль су салып бутыйбыз һәм тәлинкәләргә бүләбез. Кибет каймагы салып җибәрсәң, окрошка тагын да тәмләнеп китә.

 

Фото:receptisalatov.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: