+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җиләкле туңдырма

Эссе көннәрдә балаларны тәмлекәч белән шатландырыйк.

Җиләкле туңдырма
Җиләкле туңдырма

Җиләкле туңдырма ясар өчен сезгә нибары өч ингредиент кирәк булачак: 480 миллилитр сөт өсте (сливки для взбивания), 380 грамм куертылган сөт (сгущенное молоко), 150-200 грамм җиләк.

Башта сөт өстен миксер белән туглап, крем куелыгына җиткерергә кирәк. Соңынан шунда ук куертылган сөт кушып, тагын бераз бутыйсыз. Җиләкне турап, килеп чыккан массага кушыгыз, яхшылап бутагыз. Булачак туңдырманы киң савытка салып, өстен каплап, суыткычка 3-4 сәгатькә куегыз.

Туңдырманы табынга куйганда порцияләргә бүлеп, өстенә декоратив "посыпка" сибәргә мөмкин.

Тәмле булсын!

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: