+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эремчекле рогаликлар

Тәмле камыр ризыгының рецептын үзегезгә дә саклап куегыз.

Эремчекле рогаликлар
Эремчекле рогаликлар

Рогаликлар пешерер өчен сезгә 150 грамм эремчек, 150 грамм акмай, 180 грамм он, 1 йомырка, чеметем генә тоз һәм тәменчә шикәр пудрасы кирәк булачак.

Акмайны угыч аша уыгыз, он һәм тоз кушыгыз. Шунда ук эремчек өстәп, барысын бергә бутагыз. Килеп чыккан массада чокыр ясап, тугыланган йомырка салыгыз һәм камыр басыгыз.

Камыр коры булып тоелса, бер чәйкалагы салкын су өстәгез. Камырны пленкага төреп, 2 сәгатькә яки төнгелеккә суыткычта калдырыгыз.

Хәзер камырны җәегез. Якынча 3 миллиметр калынлыктагы җәймәне кечкенә өчпочмакларга кисеп чыгыгыз. Аларның һәрберсен рогалик формасы биреп бөтерегез, өстен әз генә бастырып куегыз.

Әзер рогаликларны табага тезеп, ярты сәгатькә суыткычта калдырыгыз. Аннары 200 градуска кадәр кызулатылган духовкада 25 минут пешерегез.

Табынга куяр алдыннан рогаликларны шикәр пудрасы белән бизәргә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: