-31 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 сентябрь , 20:05

Яшелчәләрдән рагу

Көзнең мул уңышыннан тәмле ризыклар әзерлик, дуслар.

Яшелчәләрдән рагу
Яшелчәләрдән рагу

Рагу өчен сезгә 2 тырнак сарымсак, укроп яки яшел суган, 3 зур булмаган ташкабак, 4-5 бәрәңге, 2 кишер, 2 татлы борыч, 1 баш суган, 2 помидор, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз белән кара борыч кирәк булачак.

1. Сарымсакны чистартып, укроп, яшел суган, тоз белән бергә блендерда ваклагыз.
2. Калган барлык яшелчәләрне дә чистартып, шакмаклап турагыз.
3. Казанга яки калын төпле кәстрүлгә май салып, туралган суганны кызыдырыгыз.
4. Шунда ук кишер, бәрәңге кушыгыз, 10 минут пешерегез. Аннары татлы борыч, помидор салыгыз да тагын 5 минут тотыгыз.
5. Утны кысып, туралган ташкабак салыгыз. Аннан соң капкач белән каплап, 20 минут пешерергә кирәк.
6. Әзер рагуга тоз, борыч, тәмләткечләр салыгыз. Сарымсаклы массаны кушарга онытмагыз. Яхшылап бутап, 5 минутка калдырыгыз.
Рагу әзер, ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас в