+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
11 декабрь 2023, 10:20

"Бунито" салаты

 Яңа ел табынына бик тәмле катлы салат тәкъдим итәбез.

"Бунито" салаты
"Бунито" салаты

- 250 гр тавык ите;
- 3-4 йомырка;
- 125 гр кореяча кишер;
- 100 гр каты сыр;
- майонез һәм тоз – тәменчә;
- яшел тәмләткечләр.

1. Тавык итен пешерәбез. Әзер булгач, суытабыз, уртача кисәкләргә турап, салат савытына тигезләп салабыз.

2. Икенче кат итеп кореяча кишерне салабыз. Өстенә кирәгенчә майонез ягабыз.

3. Өченче катка вак кыргычтан чыгарылган сыр һәм янә майонез сөртәбез.

4. Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Агын вак кыргычтан чыгарабыз һәм дүртенче кат итеп салабыз.

5. Өске катлам – шулай ук вак кыргычтан чыгарылган йомырканың сарысы.

6. Үзебез теләгәнчә салатыбызны яшел тәмләткечләр, кореяча кишер белән бизибез.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: