+9 °С
Болытлы
Барысын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. Аннары 1 стакан он салып янә бутыйбыз һәм кабартырга куябыз.
Камыр кабаргач, ярты литр кайнар сөткә ярты чәй калагы сода салабыз. Хәзер кабарган камыр өстенә акрын гына кайнар сөт сала-сала бутыйбыз. Аннары 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз салып тагын яхшылап бутыйбыз һәм камырны 15 минутлап ял иттерәбез.
Хәзер кызу табада тәбикмәкне пешерә башлыйбыз. Табаның капкачын капларга кирәкми. Пешкән тәбикмәкләрне акмай белән майлый барабыз.
Тәмле булсын!