Камыр өчен кирәк:
4 йомырка
чеметем тоз
200 грамм шикәр комы
1 чәй калагы бал
ярты чәй калагы сода
1 чәй калагы аш серкәсе
200 грамм он
Эчлек өчен кирәк: 200 грамм акмай, 1 банка куертылган сөт.
Әзерләү барышы: йомыркаларга чеметеп тоз салып, миксер белән күпертегез. Шикәр комы, бал, аш серкәсе белән сүндерелгән сода салыгыз, он кушып, астан өскә акрын гына таба бутагыз.
Формага пергамент кәгазь җәегез. Хәзер камырны тигезләп салып чыгыгыз. Бисквит 180-200 градуста 15 минут чамасы пешә.
Духовкадан алгач, кәгазен алыгыз һәм бисквитны дымлы сөлгегә рулет сыман төреп куегыз. Ул суынган арада крем әзерләнә.
Крем өчен бүлмә температурасында йомшартылган акмайга куертылган сөт салып тугылагыз.
Хәзер бисквит өстенә крем ягып, рулет итеп төрегез. Крем өстенә җиләк-җимеш, вакланган чикләвек салырга, джем кулланырга да була.