Үрдәкне яхшылап юабыз. 10 литр суга бер кап тоз (1 килограмм) салып, үрдәкне шушы суда 1 тәүлек тотабыз.
Аннары эченә-тышына маринад сөртәбез. Маринад болай әзерләнә: 1 чәй калагы аджика, 1 чәй калагы бал, шулай ук, горчица, 1 аш кашыгы майонез, 2-3 тырнак сарымсак, тәмләткеч үләннәр алына.
Эчлек өчен 1-2 әчкелтем яшел алма, бер әфлисун, бер уч караҗимеш алабыз. Алма белән әфлисунны турап, караҗимеш белән аралаштырып, үрдәк эченә тутырабыз.
Шулай әзерләнгән үрдәкне җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Башта – эссе, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез. Әзер булырга 10-15 минут чамасы калгач, җиңсәне ачып, бераз кыздырып алабыз.
Тәмле булсын!