Ингредиентлар:
Кибет каймагы – 200 грамм;
Акмай – 100 грамм;
Тоз – 0,5 чәй калагы;
Камыр көпшәкләндергеч – 1 чәй калагы;
Он – 350-400 грамм;
Тавык филесы – 300 грамм;
Бәрәңге – 3-4 данә;
Суган – 2 данә;
Әзерләү барышы:
- Йомшартылган акмайга каймак, тоз, камыр көпшәкләндергеч кушылган он салып, камыр басабыз. Өстен каплап ял итәргә куябыз.
- Эчлек өчен тавык филесын, суган, бәрәңгене вак итеп турыйбыз, тәменчә тоз һәм борыч өстибез.
- Камырны 9 өлешкә бүлеп, һәр өлешне җәябез һәм эчлек салып, вак бәлешләр формалаштырабыз. Эченә берәр кисәк акмай салып җибәрсәгез, ул аеруча тәмле булачак.
- Вак бәлешләр өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм кунжут сибәбез.
- 180 градус температурада духовкада 45 минут пешерәбез.
Тәмле булсын, дуслар!