+7 °С
Болытлы
Кирәкле ингредиентлар:
йомырка – 2 данә
шикәр – 75 грамм
җылымса сөт – 75 грамм
эретелгән акмай – 65 грамм
ванилин, чеметем тоз
он – 100 грамм.
Барлык ингредиентларны салгач, каймак куелыгында камыр килеп чыга.
Вафляларны табада коймак пешергән кебек пешереп алабыз һәм төрәбез. Бу очракта таба майланмый, камырны бик юка җәергә кирәк. Иң мөһиме – газны кысып, талгын утта пешерегез.
Тәмле булсын, дуслар!