Әлбәттә, алар арасында борчак боткасы да бар. Әгәр дә сез бу ризыкны сагынган булсагыз, түбәндәге рецепт буенча әзерләп карагыз. Ул тел йотарлык тәмле була.
Дүрт порция ботка өчен кирәк булачак:
борчак- 400 грамм,
су - 1 литр,
акмай - 20 грамм,
тоз тәменчә.
Әзерлек барышы:
Чистартылган һәм юылган борчакны суга салып, алты-сигез сәгатькә калдырыгыз. Аннары суын саркытып, бер литр су, тәменчә тоз салып пешерергә куегыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп алыгыз.
Борчакны талгын утта 40-50 минут пешерегез. Аннары блендер белән изегез. Табынга чыгарганда, акмай салыгыз һәм туралган яшел тәмләткеләр сибегез.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: russkaya-kuhnnya.ru