+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 апрель , 17:00

Ә син “Панчо” пешерә беләсеңме?

Ялларда балаларны тәмле торт белән сыйлыбыз.

Ә син “Панчо”  пешерә беләсеңме?
Ә син “Панчо” пешерә беләсеңме?

Камыр өчен кирәк булачак:

6 йомырка;

250 грамм шикәр комы;

1 кап камыр көпшәкләндергеч;

2 аш кашыгы какао;

200 грамм он.

Крем өчен:

1 стакан шикәр комы;

600 грамм 25-30 процентлы каймак

 

Эш барышы:

Йомырка, камыр көпшәкләндергеч, шикәр комын савытка салып, яхшылап туглыйбыз. Аннары он, камыр көпшәкләндергеч өстәп болгатабыз. Куе каймак кебек камыр килеп чыгарга тиеш.

Әзер массаның яртысын табага салып, кызган духовкада 20-25 минут пешереп алабыз. Калган камырга какао салып бутыйбыз һәм пешерәбез.

Камыр пешкән арада, крем әзерлибез. Крем өчен каймакны шикәр комы белән кушып, бик яхшылап болгатабыз.

Пешеп чыккан бисквитларның берсен уртага бүләбез. Аның бер өлеше - тортның нигезе булачак. Калган бисквитларны шакмаклап турыйбыз. Хәзер крем белән аралаштырып, ак һәм кара шакмакларны таучык итеп өябез. Тортның өстен каплатып, крем агызабыз, сыек шоколад белән бизибез. Төрле җиләк-җимешләр белән бизәсәң, тагын да матуррак килеп чыга.

 Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: