+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
10 апрель , 17:05

Кивидан витаминлы кайнатма

Язгы хәлсезлек вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.

Кивидан витаминлы кайнатма
Кивидан витаминлы кайнатма

Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый.  Бик тәмле дә, файдалы да булган киви кайнатмасын әзерләве дә җиңел.

 Моның өчен 5 киви, 1банан, 1 чәй калагы желатин, 220 грамм шикәр комы, ярты лимонның суты кирәк булачак.

Кивины һәм бананны вак кына турыйбыз, яхшылап бутап, агач кашык белән изәбез. Измәгә шикәр комы, желатин һәм лимон суты өстәп, 5-7 минут талгын утта кайнатып алабыз. Куе һәм хуш исле кайнатма әзер.

Язны, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак. 

 

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: