+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
10 апрель , 09:05

Тары ярмасыннан тәбикмәк

Сезнең аш бүлмәсеннән дә таба исе чыгамы, дускайлар?

Тары ярмасыннан тәбикмәк
Тары ярмасыннан тәбикмәк

Кирәкле ингредиентлар:

ярты стакан тары ярмасы;
2 стакан сөт;
3 аш кашыгы шикәр;
20 гр юеш чүпрә (15 минут күперә)
3 йомырка
1 чәй калагы тоз;
50 грамм эретелгән акмай,

200 грамм он.

Ярты стакан тары ярмасын яхшылап юасыз, 2 стакан су салып, суы кайнап беткәнче пешерәсез. Аннары тары боткасына ике стакан җылы сөт салып, блендер белән изәсез. 1 чәй калагы коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр салып, җылы урынга кабартырга куясыз.  Аннары тоз, эретелгән акмай, он салып яхшылап бутыйсыз һәм ярты сәгать чамасы кабартып аласыз.

Күпереп торган камырны кызу табага салып, ике яклап та пешереп аласыз. Соңыннан эретелгән акмай белән майлыйсыз.

 

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: