Гөлҗимештән эчемлек әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар:
су – 1,5 литр;
шикәр – 4-5 аш кашыгы;
гөлҗимеш – 70 грамм.
Әзерләү барышы:
Киптерелгән гөлҗимешкә якынча бер стакан су салабыз һәм кайнау кергәнче көчле утта тотабыз. Аннары утны кысып куябыз, җимешләр йомшарганчы, 15-20 минут чамасы пешерәбез. Алар йомшара төшкәч, төйгеч белән изәбез, тагын берничә минут кайнатабыз.
Шикәр салабыз, литр ярымга җитереп су өстибез. Кайнап чыгуга, уттан алабыз, капкачын каплап, эчемлекне суынганчы тотабыз. Гөлҗимеш кайнатмасын эчәр алдыннан яхшылап сөзәргә кирәк.
Фото: vilnapresa.com