+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
13 апрель , 14:00

Өйдә шаурма ясыйбыз!

Мондый ризыкны балалар бигрәк тә ярата.

Өйдә шаурма ясыйбыз!
Өйдә шаурма ясыйбыз!

Шаурма – популяр ризыкларның берсе. Файдалырак һәм балалар өчен хәвефсезрәк булсын өчен аны өйдә ясау күпкә отышлырак булачак.

Шаурманың төп ингредиенты – тәмле итеп кыздырылган тавык ите. Аны әзерләү өчен махсус вертикаль гриль кулланалар. Өйдә исә моны гади табада эшләргә дә мөмкин. Тавыкның ак итен озынча кисәкләргә бүлгәләгез, аз гына үсемлек мае, тоз һәм тәмләткечләр салып, әзер булганчы кыздырып алыгыз.

Яшелчәләрдән пекин кәбестәсе яисә айсберг салаты, помидор, кыяр, болгар борычы кирәк булачак. Аларны артык вакламый гына турагыз.

Соус өчен каймак, бераз гына майонез, сарымсак һәм яшел тәмләткеч үләннәр — петрушка, укроп һәм кыяклы суган кирәк.

Ит, яшелчәләр һәм соусны бергә бутагыз. Зур кибет ләвәшенә салып, төрегез. Шаурманы табада җылытып алырга мөмкин, җылытмасагыз да бу ризык тәмле булачак.

Әгәр теләгегез бар икән, соус белән экспериментлар ясарга да була. Әйтик, каймак кына түгел, йогурт яисә үсемлек мае белән дә шаурма тәмле булачак.  

 

Фото: pikabu.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: