+9 °С
Болытлы
Катлап ясала торган бу салат өчен кирәк: туралган кара җимеш, кыздырылган гөмбә, пешкән тавык ите, пешкән йомырка, кыяр, майонез.
Салатны түбәндәге тәртиптә ясыйбыз:
1нче кат – туралган тавык ите, аннары майонез сөртәбез.
2нче кат – туралган кара җимеш.
3нче кат – кыздырылган шампиньон һәм өстенә янә майонез.
4нче кат – пешкән йомырка.
5нче кат – туралган кыяр, янә майонез ягабыз.
6нчы – иң өске катка угычтан каты сыр уып салабыз һәм кара җимеш яисә зәйтүн җимеше белән бизибез.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото:bulochka.ru