+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 апрель , 13:00

Якыннарны гөбәдия белән сыйлыбыз!

Ялларда тәм-том пешерәсезме, дуслар?

Якыннарны гөбәдия белән сыйлыбыз!
Якыннарны гөбәдия белән сыйлыбыз!

Гөбәдия камыры өчен: 1 йомырка, 200 грамм акмай яки маргарин, ярты стакан сөт, бер чеметем тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы көпшәкләндергеч, он.

Эчлек өчен: кызыл эремчек, бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем, акмай, пешкән йомырка.

Әзерләү барышы:

Бүлмә температурасында йомшарган майны калган ингредиентлар белән бутарга, камыр басарга кирәк. Камыр йомшак булырга тиеш.

Анны икегә бүлегез, берсе зуррак кисәк, ә өстен каплыйсы камыр кечерәк булырга тиеш.

Йөзем, күрәгәне юып, суын саркытыгыз. Дөгене бүрттереп алыгыз, тоз салырга онытмагыз. Аннары салкын су белән юарга, суын саркытыгыз. Дөгегә шикәр комы, җимешләрне салып бутагыз.

Камырның зуррак өлешен җәеп, табага салыгыз. Аннары мул итеп кызыл эремчек җәегез, шикәр комы сибегез, дөгеле-җимешле эчлекне салыгыз. Өстенә акмайны телемләп кисеп, тезеп чыгыгыз. Угычтан йомырка уып салыгыз. Йомырка салганны яратмаучылар да бар, анысы үз ихтыярыгызда. Өстенә икенче җәймәне ябып, матур итеп бөгеп куярга кирәк.

Гөбәдия духовкада 180 градуста 35-40 минут чамасы пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: