+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 апрель , 13:00

Баллы торт

 Бу рецепт буенча үзебез яратып пешерәбез һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.    

Баллы торт
Баллы торт

Камыр өчен: 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 3әр аш кашыгы акмай, бал, 1 чәй калагы чәй содасы, 500-550 грамм он.

Крем өчен: 1 банка куертылган сөт (сгущенка), 320 грамм 25 процентлы каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы, 150-200 грамм 33 процентлы сөт өсте (сливки).

Акмай, бал һәм шикәр комын сулы савыт өстендә шикәре эреп беткәнче бутагыз. Аннан чәй содасы өстәгез. Күбекләнә башлагач, сулы савыт өстеннән алып, 2 йомырка сытарга, азрак он кушыгыз. Кабат сулы савыт өстенә куеп, куе каймак хәленә килгәнче, аз-азлап он өстәгез. Калган онны кушып, йомшак камыр басыгыз һәм 20 минутка ял итәргә куегыз.

180 градус кызулыктагы духовкада 3-4 минут 7-8 корж пешерегез.


Крем әзерлибез. Сөт өсте һәм шикәр комын  бергә кушып, миксер белән тугларга кирәк. Туглап күпертелгән сөт өстенә кибет каймагы, куертылган сөт өстәп, барысын бергә яхшылап бутагыз.

Һәр коржга крем сылап, тортны җыегыз. Үзегез теләгәнчә бизәгез.

 

Тәмле булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: