+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
23 апрель , 14:00

Дөге бәлеше

Якыннарны җимеш бәлеше белән сыйлыйк әле.

Дөге бәлеше
Дөге бәлеше

Камыр өчен: ярты стакан җылы су, 200 грамм йомшартылган акмай,  3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты чәй калагы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы коры чүпрә, он.

Эчлек өчен: 2  стакан дөге, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем), 2-3 аш кашыгы шикәр комы, акмай (эретелмәгән).

Әзерләү барышы:

Савытка су, шикәр комы һәм чүпрә салып, 5-10 тотабыз, чүпрә кабарганчы. Соңыннан башка ингредиентларны салып бутыйбыз, он сала-сала камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Әзер камырны ял итәргә куябыз.

Бу вакытта эчлек әзерли торабыз. Дөгене юып, 7 минут чамасы бүрттереп алабыз. Җимешләрне юабыз, вак итми генә турыйбыз, шикәр комы салып, бергә бутыйбыз.

Камырны юка гына җәябез, табага салабыз. Камыр өстенә эчлекне салып, тигезләп таратабыз, эчлек өстенә акмай кисәкләре салабыз һәм өстенә юка гына итеп камыр җәеп каплыйбыз, кырыйларын матурлап бөреп куябыз.

Дөге бәлеше 180 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешә.

Бәлешегез тәмле булсын!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: