Күрдегезме, тузганаклар чәчәк ата башлаган бит, дуслар. Димәк, аның балын ясар вакыт җитте. Интернетта рецептлар күп. Ә без болай эшләдек:
Көн уртасында 400 данә чәчкә җыйдык.
Салкын суга салып тордык. Шул рәвешле, тузанын алдык, бөҗәкләрен кудык.
400 чәчәкне 1 литр суга салып, акрын утта 30 минут кайнаттык. Шул арада 1 чәй калагы лимон кислотасы өстәдек.
Аннары газны сүндереп, 1 сәгатькә өстен ябып куеп тоттык. Катнашманы сөздек тә 1 кг 200 гр шикәр комы кушып, ярты сәгать тирәсе кайнатып алдык.
Шуның белән шул. Озаграк кайнатсагыз, балыгыз куерак булачак. Сез дә ясагыз тузганак балын. Сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә ул!