+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәмле салат ясыйбыз!

Кул астында булган игредиентлардан тиз генә ясала ул. 

Тәмле салат ясыйбыз!
Тәмле салат ясыйбыз!

Салат әзерләү өчен кирәк:

пешкән тавык ите — 300 грамм,

кореячә кишер — 100 грамм, 

консерваланган кукуруз — 100 грамм,

кыяр — 1 данә,

аш серкәсендә маринадланган бер баш суган.

 

Соус өчен кирәк:

кибет каймагы — 3 аш кашыгы,

горчица — ярты чәй калагы

лимон суты — 1 чәй калагы,

тәменчә тоз, төелгән кара борыч.

 

Әзерләү барышы:

Пешкән тавык итен, кыярны озынчалап турагыз. 1 стакан кайнар суга ике-өч кашык аш серкәсе салып маринад ясагыз, суганны боҗралап турагач, шунда салып 10 минут чамасы тотыгыз һәм суын саркытыгыз.  Барлык ингредиентларны бергә кушып, соус белән бутагыз.

Салат савытына салгач, өстенә яшел тәмләткеч үләннәр сибәргә дә була.

 

Тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: