+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ясмыктан аш-пюре

Ясмык ашы (чечевица) бик тәмле дә, файдалы да.

Ясмыктан аш-пюре
Ясмыктан аш-пюре

Кирәкле ингредиентлар:

кызыл ясмык – 200 гр;

бәрәңге – 280 гр;

кишер – 100 гр;

суган –  100 гр;

сарымсак – 3 тырнак;

томат пастасы – 2 аш кашыгы;

үсемлек мае – 2 аш кашыгы;

ит шулпасы –  2 литр.

Ясмыкны кат-кат юып, суын саркытыгыз. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турагыз. Кайнап торган шулпага ясмык, бәрәңге салып 25-30 минутка пешерергә куегыз.

Шул арада үсемлек мае сөртелгән табада вак итеп туралган суганны кыздырып алыгыз, өстенә кыргыч аша чыгарылган кишер салыгыз. Әзер булырга 5 минут кала, вакланган сарымсак, томат пастасы салыгыз. Аннары табадагы шушы массаны, шулпага салып, яхшылап болгатыгыз.

Хәзер пешеп чыккан ашны блендер белән изеп, пюре ясагыз. Тагын бер кайнатып чыгарыгыз һәм сүндереп куегыз. 15 минут тирәсе капкачын каплап тотыгыз.

Аш-пюре әзер. Тәлинкәләргә бүлгәч, ашка лимон телеме салырга, яшеллек сибәргә мөмкин. Тәмле булсын, дуслар!

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: