-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакча җиләгеннән җәйге пирог

Чәй эчәргә бик тәмле була.

Бакча җиләгеннән җәйге пирог
Бакча җиләгеннән җәйге пирог

Бакчагызда җиләк күпме, дуслар? Әйдәгез, бергәләп әлеге җәйге пирогны әзерләп алыйк әле. Моның өчен ике кашык йомшартылган ак май, ярты стакан шикәр комы, бер йомырка, стаканнан артык он, ике чәй калагы камыр йомшарткыч, бер чәй калагы тоз, ярты стакан сөт, ике стакан чамасы бакча җиләге кирәк булачак.

Алъяпкычларны бәйләп эш башлаганчы ук, мичне 180 градуска кадәр җылытырга куярга кирәк. Шул вакыт эчендә йомшартылган майны шикәр комы белән яхшылап туглаганнан соң, йомырканы кушып, янә бераз бутыйбыз. Аерым табакка онны, тозны һәм йомшарткычны иләп салабыз. Шуннан онны сөт белән аралаштырып, икенче савыттагы май һәм йомырка өстенә салып болгатырга гына кала. Майланган табага сыек камырны салгач, өстенә тигез итеп җиләкләрне тезеп чыгабыз. Җылытылган мичтә 35-40 минут чамасы пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар.

 

Фото: honey-way.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: