+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ташкабактан коймак

Бакчада ташкабаклар өлгерә башлады. Балаларны тәмле коймак белән сыйлыйк әле, дуслар!

Ташкабактан коймак
Ташкабактан коймак
Кирәкле ингредиентлар:

- 1 уртача ташкабак;
- 1 йомырка;
- 50 грамм каты сыр;
- 1-2 тырнак сарымсак;
- 1 аш кашыгы он;
- тоз, борыч тәменчә

Әзерләү барышы:

1. Ташбакны кабыгыннан чистартыгыз, эре кыргыч аша чыгарыгыз һәм сутын сыгыгыз.
2. Ташкабакка йомырка, кыргытан үткәрелгән сыр, сарымсак, тоз, борыч кушып, яхшылап болгатыгыгыз.
3. Коймакларны үсемлек мае сөртелгән табада ике яклап та кыздырып алыгыз.
Табынга кибет каймагы белән чыгарыгыз.
Тәмле булсын, дуслар!
 
Фото: balthazar.club
 
 
 
 
 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: